news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тамашачыларым арасында футболны популярлаштырырга тиешмен – Нюша

Танылган җырчы - футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты илчесе - футбол матчларын калдырмаска тырыша.

Тамашачыларым арасында футболны популярлаштырырга тиешмен – Нюша
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Максатым, тамашачыларыма футбол турында күбрәк мәгълүмат бирү, дип белдерде танылган җырчы, футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты илчесе Нюша Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында.

“Минем максат - үз тамашачыларымны футбол турнирында булган хәлләр белән таныштыру, һәм алар арасында әлеге спорт төрен тагын да популярлаштыру”, – дип белдерде Нюша.

Ул шулай ук бала вакытында туп тибәргә яратуын, ә бүген үзе дә тамаша кылачак Германия-Чили матчында немецлар өчен җан атачагын да белдерде. Танылган җырчы Казан аның яраткан шәһәрләренең берсе булуын җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100