news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тамашачы, студентлар куйган “Түләк” операсының кимчелекләре булса да, аларны күрмәү яклы

“Ниндидер минуслары булса да, бу әсәрне сәхнәгә чыгаручыларны тәнкыйтьләргә ярамый, - ди Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров.

Тамашачы, студентлар куйган “Түләк” операсының кимчелекләре булса да, аларны күрмәү яклы
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның традицион сәнгатьне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе тарафыннан сәхнәгә куелган “Түләк” операсының кимчелекләре булган очракта да, аларны күрмәү яклы. “Ярый әле шушы Казан консерваториясе, ярый әле шушы студентларыбыз бар татар классик музыкасын яңгыратырга. Шушы студентларның Нәҗип Җиһанов музыкасында тәрбияләнүе кыйммәт бит”, - ди ул.

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе куелышында Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсының премьерасы булды. Либретто авторы – Нәкый Исәнбәт. Куючы режиссер – Евгений Артамонов. Тамашачы татар классик әсәрен тамаша кылырга зал тутырып килгән иде.

“Ниндидер минуслары булса да, бу әсәрне сәхнәгә чыгаручыларны тәнкыйтьләргә ярамый, - ди Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров. - Бу очракта мин Фәрит Бикчәнтәев сүзләрен кабатлыйм. Ул: “Нишләп мин тәнкыйтьне тыңларга тиеш? Эшләп күрсәтегез!” - дип әйтә”.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100