news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тамашачы Курчак театрында татарча смешариклар тапты

"Әкият" курчак театры "Тамчылар" дип аталган яңа спектакль чыгарды.

Тамашачы Курчак театрында татарча смешариклар тапты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге балалар өчен нинди спектакльләр кызыклы – “Әкият” курчак театрының татар труппасы әзерләгән “Тамчылар” спектаклен тапшырганда, сәнгать советы әгъзалары балалар карашыннан чыгып фикер йөртергә тырышты. Балаларга спецэффектларга корылган спектакль кирәкме, әллә бүгенге кебек фәлсәфи, космик музыкалы гади, тыныч әсәрләр дә караламы? Яшь режиссер Нәфисә Исмәгыйлеваның “Тамчылар” спектакленең тамашачысы кем булыр? “Тамчылар” пьесасы - “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңеп чыккан әсәр. Нәфисә аның үзе язып, “Әкият” курчак театрында үзе куйды да. Спектакльнең төп геройлары – тамчылар.

Спектакльне тапшыру утырышында "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Сәнгать фәннәре кандидаты Айгөл Габәши бу спектакльне тиктормас балаларга түгел, акыллы, тәртипле һәм хыялый балалар өчен дип билгеләде. “Тамашачы сәеррәк хәзер, ул аерым шау-шулы тамаша ярата. Ә монда конфликтлар, ыгы-зыгы юк, бу спектакль тормышның гармонияле булуы турында”, - диде сәнгать белгече.

“Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова: “Хәзерге балалар бик акыллы. Аларга шундый фәлсәфи әсәрләр дә кирәк”, - диде.

“Тамчылар” тамашачысы, 3нче татар гимназиясенең 7нче класс укучысы Сәлимә Аскарова: “Бу бит смешариклар турында татарча спектакль, теге куркак Тамчы – Барашек образында, - дип фикер йөртте. – Спектакльне татарча смешариклар дип әйтсәң, бөтен бала киләчәк”.

Спектакльнең премьерасы 2 июльдә булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100