Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тамара Синявская: Татарстан кабул итсә, Мөслим Магомаев конкурсы Казанда да булырга мөмкин
Кичә Казанда Мөслим Магомаевны искә алу концерты узды. Концертның зур кунагы – Мөслим Магомаевның хатыны, СССРның халык артисты Тамара Синявская иде.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әгәр Татарстан ягыннан кызыксыну булса, Мөслим Магомаев исемендәге вокалчылар халыкара конкурсының Казанда үтүе дә мөмкин. Бу хакта, журналистларның сорауларына җавап итеп, СССРның халык артисты, танылган опера җырчысы, Мөслим Магомаевның хатыны Тамара Синявская әйтте.
Искәртеп үтәбез, кичә Казанда Мөслим Магомаевның тууына 75 еллыгы уңаеннан бөек җырчыны искә алу концерты узды. Концертның зур кунагы – Мөслим Магомаевның хатыны, СССРның халык артисты, танылган опера җырчысы Тамара Синявская иде. Концерт алдыннан Тамара Ильинична журналистлар белән аралашты.
“Мөслим Магомаев исемендәге вокалчылар халыкара конкурсын күчмә итеп оештырырга да була. Андый теләк туганы булды. Әмма, ни кызганыч, бу финанска бәйле. Чөнки ул бик югары дәрәҗәдә үткәрелә. Конкурс концерт форматында уздырыла. Зал тулы тамашачы бөтен балларны күреп-белеп тора. Монда барысы да гадел, күз алдында. Әлбәттә, бу башка югарылыктагы сөйләшү. Әзерлек бар икән – бу мөмкин хәл”, – дип аңлатты Тамара Синявская.
Мәгълүмат өчен: Мөслим Магомаев исемендәге вокалчылар халыкара конкурсын Мөслим Магомаевның Мәдәни-музыкаль мирасы фонды оештыра. Конкурс беренче мәртәбә 2010 елда үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз