news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Tamagoneko уенын татар теленә тәрҗемә иттеләр, планда - «Острые козырьки» сериалы

Бер төркем волонтерлар Steam платформасында Tamagoneko уенын татар теленә тәрҗемә итте. Бу – Тукай теленә тулысынча тәрҗемә ителгән проектларның берсе, дип хәбәр итә «Миллиард.Татар».

Уенны тәрҗемә иткән энтузиастларның берсе – тумышы белән Алабугадан булган, автосалонда эшләүче Газиз Фәттахов.

«Моңа кадәр башка уеннарны тәрҗемә итү уе бар иде, әмма бу өлкәдә тәҗрибә булмау сәбәпле, миңа аны үтәве авыр тоелды. Шулай да Tamagoneko уенына килгәндә, аның авторлары үзләре бу уенны татарчага тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыкты. Мин, әлбәттә, ризалаштым», - дип сөйләде ул.

Тәрҗемәче сүзләренчә, бу эшкә ике атнага якын вакыт киткән. Тәрҗемә ителгән текстның гомуми күләме – 1 меңгә якын гыйбарә. Әмма, Фәттахов әйтүенчә, тәрҗемә итүе түгел, ә уен процессында әзер версияне тикшерү иң катлаулысы булган.

Моңа кадәр ул чит ил фильмнарын, мультфильмнарын тәрҗемә итү һәм тавышландыру белән шөгыльләнгән. Команданың планында - «Острые козырьки» сериалын татарча «сөйләштерү».

Tamagonekо – компьютер уены, анда катнашучы ак ата мәче ролендә качкан йомыркаларны эзли. Уенда татарлар белән бәйле кызыклы урынның берсе – серле костюмнар арасында түбәтәйнең дә булуы. Аны кигән персонаж татар флагы рәвешендә эз калдырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100