Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә махсус хәрби операция ветераннары имам белән очрашты
Питрәч Җәмигъ мәчетендә район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты. Әңгәмә тыныч тормышка кайту, рухи таяныч, кыйммәтләрне яңадан бәяләү һәм алгы сызыкта күргән-кичергәннәрдән соң кешедәге эчке үзгәрешләргә багышланды.
Имам билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар ветераннар өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять өчен дә мөһим.
«Безнең максат - бу кешеләр үзләрен кирәкле генә түгел, ә җәмгыятебезнең иң яхшы, иң лаеклы өлеше итеп тоярга тиеш. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар - безнең яклаучылар», - дип искәртте Наил хәзрәт.

Очрашуда катнашучыларның берсе - Ринат Ибраһимов Питрәчтә яши. Махсус хәрби операция зонасында ул разведка-штурм бригадасында машина йөртә һәм беренче көннәрдән үк алгы сызыкта була. Аның сүзләренчә, ул ягулык һәм сугыш кирәк-яраклары китергән, кайбер очракларда яралыларны эвакуацияләгән.
Ринат узган көздә өенә кайткан һәм хәзер әкренләп тыныч тормышка ияләшә, үз эшен җәелдерергә тырыша. Ул махсус хәрби операциядә катнашу аның дөньяга карашын җитди үзгәртүен билгеләп үтте.

Ринат ике бала тәрбияли: улына - 14, кызына 9 яшь.
Әгәр Ринат яңа, тыныч чынбарлыкта үз юлын эзли генә башласа, очрашуда катнашучыларның тагын берсе – Көек авылыннан Кәрим Гарипов инде актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Инде махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган ике китабы басылып чыккан, хәзерге вакытта өченчесен әзерли.
Кәрим билгеләп үткәнчә, ул махсус хәрби операциядә хезмәт иткән дәвердә дини күрсәтмәләрне төгәл үтәргә һәм хәтта катлаулы шартларда да биш мәртәбә намаз укырга тырышкан.

Наил хәзрәт сүзләренчә, киләчәктә мондый очрашуларны даими рәвештә уздыру ниятләнә.
Очрашу азагында ул һәр ветеранга Изге Коръән китабын тапшырды. Рәсми өлештән соң аралашу чәй табыны янында дәвам итте.

Фотоларны Люция Сираҗиева тәкъдим итте
Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз