news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таллинда уздырылган IV Европа Сабан туенда 11 мең кеше катнашты

Европа татарлары Сабан туе ике елга бер тапкыр үткәрелә.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Кичә Таллин шәһәрендә IV Европа Сабан туе узды. Анда Финляндия. Польша, Бельгия, Литва, Латвия, Англия, Чехия, Швецария һәм Россиянең күп кенә шәһәрләреннән милләттәшләребез килде. Барлыгы Таллиндагы Аурупа Сабан туенда 11000 кеше катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Европа татарлары Сабан туе ике елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе - Берлинда, ә соңгысы, ике ел элек Вильнюста узган иде.

Сабантуйның төп оештыручылары Таллин шәһәре мэриясе, Эстониянең мәдәният министрлыгы, Эстониядәге татар оешмалары һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районы.

Сабан туен рәсми рәвештә Таллин шәһәре мэры Михаил Кылварт, Россиянең Эстониядәге илчесе Александр Петров, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Европа татарлары альянсы рәисе Флюр Шәрипов, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин һәм башка рәсми кешеләр ачты.

Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу кебек уеннар булды. Мәйдан күрке көрәш бик җанлы, мавыктыргыч узды. Барлыгы 40 көрәшче катнашты. Баш хөкемдәр, танылган көрәшче Ильяс Галимов иде. Көрәшчелэр арасында Литва, Латвия, Эстония, Польшадан да егетләр бар иде. Абсолют батыр булып Эстония көрәшчесе, Маарду һәм Таллин шәһәрләрендәге Ислам үзәге имамы Рифкать Гәрәев калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100