news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таллинда IV Европа Сабан туе узачак

Бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар өчен традицион спорт һәм күңел ачу чаралары, милли көрәш ярышлары булачак.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). 16 июнендә Таллин шәһәренең “Башен мәйданы” паркында IV Европа Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар өчен традицион спорт һәм күңел ачу чаралары, милли көрәш, Татарстан Республикасы сәнгать осталарының чыгышлары, татар халык милли ашлары, Татарстанның халык сәнәгате товарлары һәм сувенирлары көтә. Бәйрәмдә балалар өчен мәйданчыклар эшләячәк.

Эстониядә беренче тапкыр Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгышлары тәкъдим ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot