news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таллинда Европа Сабан туе узачак

Фестиваль Таллин шәһәре ярдәмендә һәм мэр Михаил Кылварт җитәкчелегендә узачак.

Таллинда Европа Сабан туе узачак
tatar-congress.org

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ). Эстония башкаласы Таллинда беренче тапкыр Европакүләм Сабантуй узачак. Бәйрәм 16 июньдә Манаралар мәйданында булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль Таллин шәһәре ярдәмендә һәм мэр Михаил Кылварт җитәкчелегендә узачак.

Чарага 3000 якын кеше киләчәк. Алар арасында дәүләт түрәләре, Эстония Республикасы Президенты, Россия илчесе, Таллин мэры, Татарстан Республикасыннан рәсми кешеләр булыр дип көтелә. Шулай ук Германия, Бельгия, Польша, Чехия, Финляндия, Швеция, Литва, Латвиядән Европадагы татар диаспорасы вәкилләре һәм Татарстан татарлары киләчәк.

Сабантуйның максаты – мәдәни ландшафтны баету, аны этнос һәм мәдәният белән таныштыру, җирле татарларга милли үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итү. Эстония татарларының 600 елдан артык тарихы бар. Шәһәр үзәгендә Tatari (татарлар) кварталы һәм урамы бар.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Европа татарлары Альянсы инициативасы буенча, Татарстан Республикасы, Таллин мэриясе һәм Эстония Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100