news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Талия Миңнуллина: Төркия Татарстанга инвестиция кертү буенча лидер булып кала

Талия Миңнуллина: Төркия Татарстанга инвестиция кертү буенча лидер булып кала
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Төркия Татарстан Республикасына чит ил инвестицияләре кертү күләме буенча әйдәп бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллинага сылтама белән хәбәр итә.

Бу күбесенчә мәдәният һәм диннең уртаклыгы белән бәйле – Төркиядә шулай ук күпсанлы мөселманнар яши, бу илләрне якынайта. Миңнуллина Төркиядән кертелә торган инвестицияләр, нигездә, эшкәртү сәнәгатенә, шулай ук күчемсез милеккә һәм авыл хуҗалыгына юнәлдерелүен искәртте.

Моннан тыш, Татарстан белән Кытай арасындагы икътисади элемтәләр дә активлаша. Бу Кытайның җиһазлар сатуда Европа илләрен алыштыра башлавы белән бәйле.

Миңнуллина БДБ илләре белән хезмәттәшлекнең үсүен билгеләп үтте. Татарстан Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстанда сәнәгать парклары ача һәм инвестицияләр кертә. Аның сүзләренчә, республика әлеге юнәлештә актив позиция били, бу чит ил инвестицияләре артуда да чагыла.

Элегрәк Миңнуллина 2025 ел йомгаклары буенча Татарстанның төп капиталына инвестицияләр 2024 ел белән чагыштырганда ким дигәндә 10 процентка артачагы турында хәбәр иткән иде. Узган елның беренче тугыз аенда бюджеттан тыш чыганаклардан инвестицияләр 1 триллион сумнан артып китте, бу 2024 елгы күрсәткечләрдән 34 процентка диярлек күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot