Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Талия Миңнуллина: «Татар-информ» фотокүргәзмәсе «KazanForum»ның әһәмиятен күрсәтә
«Татар-информ»ның «KazanForum» тарихындагы иң якты мизгелләргә багышланган фотокүргәзмәсе форумны уздыру дәверендә тупланган тәҗрибәне барларга мөмкинлек бирде. Мондый фикерне агентлык хәбәрчесенә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
«Татар-информ»ның әлеге күргәзмәсе безгә форумның тәҗрибәсен бәяләргә, аның республика өчен никадәр мөһим булуын күрергә ярдәм итте. Без, форумның оештыручылары, кунаклар һәм чаралар ритмында яшибез. Ә бит форум күптән дәоәҗәле кунаклары, кызыклы вакыйгалары, хәтта рекордлары белән дөнья тарихына керде», — дип белдерде ул.
Бүген «KazanForum» кысаларында «Татар-информ» һәм Татарстан Инвестицияле үсеш агентлыгы оештырган фотокүргәзмә ачылды. Биредә форумның төрле еллардагы кадрларын күрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз