Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Талия Миңнуллина «Татар бизнес-карашы» бизнес-очрашуында: Инвесторлар һәрвакыт булачак
Казанда узучы XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында «Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» дип исемләнгән зур бизнес-очрашу булды. Аның барышында Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.
Миңнуллина чыгышы барышында Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына рәхмәт белдерде.
«Татар эшмәкәрләрен берләштерә торган әлеге чара һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылган. Инвестицион үсеш агентлыгы республика икътисады өчен файдалы һәм ике як өчен дә отышлы булган инвестицияләрне җәлеп итү, проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Мин 11 ел дәвамында ТР Хөкүмәте әгъзасы булып торам. Киңәшмәләрдә гел инвестицияләр кимиячәк, дигән фикер ишетәм. 2014нче елда мин агентлыкны җитәкли башлаган чакта кризис чоры иде. Шулай да инвесторлар һәрвакыт булды һәм әле дә табылып тора», – диде ул.

Җитәкче төбәкнең инвесторлар өчен ачык булуын билгеләп үтте.
«Безнең Татарстанда инвесторлар арасында 79 ил (Россияне дә кертеп) исәпләнә. Миннән һәрвакыт ничек шул кадәр күп инвестицияләр җәлеп итү мөмкин, дип кызыксыналар. Бу дустанә мөнәсәбәттә булуның һәм безнең хезмәтнең нәтиҗәсе, дип саныйм. Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Рәисе катнашында проектларның уңышлылыгын карый һәм бәяли торган комиссия булдырылды. Комиссия юнәлеш күрсәтә, киңәшләр бирә. Уңышлы дип саналган проектларга вице-премьерлар куратор билгели. Аннары юл картасы ясала, Татарстан инвестицияләренә контроль системасы алып барыла», – дип сөйләде ул.

Талия Миңнуллина ассызыклап үткәнчә, һәр инвестицион проект җентекләп тикшерелә. Шулай ук проектны тормышка ашыру урынына бару да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз