news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Талия Миңнуллина Петербургта форумда Казан-Шанхай туры рейсының уңышын билгеләп үтте

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Санкт-Петербургта «Петербург икътисади форумы-2025»тә республиканың Кытай белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Ул «Төбәкләр һәм икътисади зоналар: Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа офыклары» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.

«Узган елның сентябрендә Казан-Шанхай туры рейсы ачылды. Ул атнага өч тапкыр оча. Теге якка да, бу якка да рейслар тулы!» – диде Миңнуллина.

Ул Татарстан белән Кытай арасындагы уңышлы хезмәттәшлек нәрсәләрдән гыйбарәт булуы турында сөйләде. Ул башка төбәк вәкилләренә Кытай провинцияләренә субъект башлыклары дәрәҗәсендә сәфәрләр оештырырга киңәш итте. Мәсәлән, бу елның язында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцинга (Кытай Халык Республикасы) барды.

«Татарстанның уңышын дәүләт башлыклары арасындагы мөнәсәбәтләр тәшкил итә, алга таба төбәкләр, аннары муниципалитетлар дәрәҗәсенә төшәбез!» - диде ул.

Миңнуллина хәбәр иткәнчә, муниципаль дәрәҗәдә Кытай провинцияләре белән 18 килешү имзаланган, Татарстанның 11 шәһәренең Кытай Халык Республикасында тугандаш шәһәре бар.

Ул РФ төбәкләренә Кытай интернет-ресурсларында булырга киңәш итте, чөнки алар Россиядә популяр булган платформаларны кулланмый. Татарстан инде ике ел элек Шанхай медиатөркеме белән килешү төзегән һәм әлеге юнәлештә эшли.

Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Казанга чакырды. Биредә агымдагы елның августында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче форумы узачак.

«Әгәр сез үз төбәкләрегезне, үз компанияләрегезне тәкъдим итәргә телисез икән, әйдәгез бергә эшлик. Без акча җыймыйбыз, форум бушлай! Бары тик төбәкләр бер-берсе белән якынайсын өчен инфраструктура булдырырга телибез», – дип билгеләде Миңнуллина.

Татарстан 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС форумы кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны кабул итүе белән бик горурлана, диде ул.

«Бу безнең Кытай өчен кыйммәтебезне арттыра. Без моның белән бик горурланабыз. Әлбәттә, бу фотосурәтләр безнең өчен тарихи мәгънәгә ия. Без аларны хәтта дәреслекләргә дә куярга планлаштырабыз. Без аларны күрсәткәндә, Кытай вәкилләре өчен бу сыйфат билгесе булып тора», - дип өстәде Миңнуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot