news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Талия Миңнуллина Казаннан Пекин, Чэнду һәм Сианьга рейслар ачарга тәкъдим итте

Талия Миңнуллина Казаннан Пекин, Чэнду һәм Сианьга рейслар ачарга тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казан – Пекин, Казан – Чэнду һәм Казан – Сиань юнәлешләре буенча туры авиарейслар ачарга тәкъдим итте. Бу хакта ул 16-19 август көннәрендә Казанда уза торган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай» форумында белдерде.

«Кытай белән туры авиаэлемтәләрне киңәйтү һәм Казан – Пекин, Казан – Чэнду һәм Казан – Сиань рейсларын башлатып җибәрү теләгебезне җиткерәсебез килә. Бу юнәлешләр буенча без эшләргә теләр идек», - диде Миңнуллина Кытай бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә.

«РОСТКИ» катнашучысы, China Eastern Airlines Мәскәү офисы генераль директоры Кан Сяофэн хәбәр иткәнчә, 31 июльгә Казан белән Шанхай арасында авиакомпания 583 рейс башкарган һәм 129 меңнән артык пассажир ташыган.

«Агымдагы шартларда Кытай һәм Россия арасында эшлекле, туристик, белем бирү сәфәрләренә ихтыяҗның тотрыклы артуы күзәтелә. Шулай ук Евразия транзиты һәм йөк ташу өлкәсендә дә киң мөмкинлекләр ачыла. Безнең компания маршрут челтәрен оптимальләштерүне, хезмәтләр локализациясен тирәнәйтүне дәвам итәчәк», - диде Кан Сяофэн.

news_right_1
news_right_2
news_bot