news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Талия Миңнуллина KazanForum га чакырылганнар турында: Моның кадәр кунак булганы юк иде

XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумына 103 илдән катнашырга теләүчеләр теркәлгән. Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рекордлы күләмдә катнашучылар көтелә. Моның кадәр кунак булганы юк иде әле. Кунакларның инде күпчелеге килеп урнашты, сәнәгать экскурсияләренә киттеләр. «Агросәнәгать паркы»нда хәләл ярминкә эше башланды», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot