Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Талия Миңнуллина: Муниципалитет җитәкчеләре инвестицияләрнең мөһимлеген аңлый
Казанда XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында «Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» дип исемләнгән зур бизнес-очрашу уза. Республика инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина төбәктәге эшчәнлек белән таныштырды.
«Мин район башлыкларының эше катлаулы икәнен яхшы беләм. Алар төрледән-төрле утырышларда катнаша. Сөт саву рейтинглары кимесә дә, аларга хәл итү юллары эзлисе. Район башлыгы булу – зур тормыш мәктәбе. Муниципалитет җитәкчеләренең күбесе берәр көчле инвестор җибәрүне сорый. Алар нинди инвестор кирәк икәнен белми, әмма инвестицияләр мөһим икәнен аңлый. Бу мәсьәләдә Сәүдә-сәнәгать палатасындагы утырышларда катнашучылар бик актив. Алар ни кирәген белә», – дип белдерде Талия Миңнуллина.

Миңнуллина шулай ук «Муниципаль сәгать» чарасында яздырылган турыдан-туры эфирларның мөһимлеген дә ассызыклады.
«Анда, мәсәлән, район башлыклары килә һәм муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади вазгыяте турында сөйли. Бу безнең өчен бик мөһим һәм әһәмиятле», – диде җитәкче.
«Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» мәйданчыгындагы дискуссиядә реаль бизнес-кейслар, партнерлык мөмкинлекләре, төрле өлкәләрдә яңа үсеш нокталарын табу юллары каралды. Көн азагында эшмәкәрләр команда форматында практик сессия уздырды. Алар биредә уртак проектлар өчен идеяләр уйлады, фикер алышты һәм киләчәккә планнар билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз