news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина «Инвестицион үсеш лидерлары» илкүләм премиясенең махсус призын алды

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Инвестицион үсеш лидерлары - 2024» илкүләм премиясенең «Һөнәргә тугрылык өчен» махсус призына лаек булды. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул «Ел җитәкчесе» номинациясендә билгеләп үтелде. Аңа бүләкне РФ вице-премьеры Александр Новак тапшырды.

Талия Миңнуллина Татарстан агентлыгын инде 10 елдан артык җитәкли.

Татарстан башка номинацияләрдә дә билгеләп үтелде: Яшел Үзән районы ролигы муниципалитетларның инвестицион җәлеп итүчәнлеге турындагы иң яхшы видеолар арасына керде, ә В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ ел инвесторларының берсе дип табылды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең «Россия» үзәгендә «Россиянең киләчәге турында 100 сорау» чарасы кысаларында узды. Премиядә катнашу өчен Россиянең 64 төбәгеннән 246дан артык гариза килгән. Иң яхшыларны 12 номинациядә билгеләп үттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100