news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина: Татарстан бүген халыкара эшлекле вакыйгалар үзәге

Талия Миңнуллина: Татарстан бүген халыкара эшлекле вакыйгалар үзәге
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне үтә. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанны төрле өлкәдә алдынгы төбәк булуын сөйләде. «Татарстан бүген халыкара эшлекле вакыйгалар үзәге булып тора», – диде ул.

«Татарстан Республикасы стенды татар орнаменты белән ясалган зур шар-сфера тәкъдим итә. Бу – җир шарының символы. Татарстан бүген халыкара эшлекле вакыйгалар үзәге булып тора. Без Татарстанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, футбол буенча дөнья чемпионатын, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрдек. 2024 елда «Киләчәк уеннары», «БРИКС» дәүләт башлыклары саммиты һәм башка күп кенә зур масштаблы чаралар көтелә», – диде Талия Миңнуллина.

Ул шар формасында ясалган Татарстан стендын Татарстан оешмаларында җитештерелә торган продукцияне дә символлаштыруын әйтте.

«Шар ТР предприятиеләрендә җитештерелә торган конкурентлыкка сәләтле продукцияне символлаштыра. Ул сыйфат һәм бәя буенча дөнья стандартларына туры килә. Татарстан продукциясенең 50 проценттан артыгы илебездән читтә сатыла, бу төбәк өчен зур сан», – диде Талия Миңнуллина.

Татарстан көне уңаеннан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә 50дән артык чарада катнашып була. Талия Миңнуллина күргәзмәдә Татарстан казанышларын күрсәтә алуны зур дәрәҗә булуын әйтте.

«Безнең өчен икътисад, сәнәгать, туризм, мәдәният, мәгариф һәм башка күп кенә тармакларда үз казанышларыбызны ккүрсәтә алу – зур дәрәҗә. Без күргәзмәне карарга вакыт тапкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Биредә 12 апрельгә кадәр төрле программалар үткәреләчәк», – диде Талия Миңнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100