Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Талия Миңнуллина Татарстанда Covid-19 аркасында «күтәрелгән» компанияләрне атады
Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы теләсә кайсы кризиска оптимизм белән карарга кирәк дип саный.
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Кайбер компанияләр коронавирус белән бәйле вазгыятьне үз файдаларына бора алган. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
«Безнең „Аромат“ компаниясе дезинфекция матдәләре җитештерүне 17 тапкырга арттырды. „Нэфис“ тә яхшы гына күтәрелде. Битлекләр өчен чимал ясый торган дүрт оешманың икесе Татарстанда булды. Бу шәп бит», — диде Талия Миңнуллина.
Ул һәр ситуациягә оптимизм белән карарга кирәк дип саный. Талия Миңнуллина кризис вакытында барлыкка килгән, ә хәзер үз тармакларында дөнья базарын тотып торган Nike, Adidas, Lego компанияләрен үрнәк итеп күрсәтте.
«Тулаем алганда, аралашу даирәсе, һөнәр эшчәнлек — барысы да безнең кулда. Гел сөйләп, күрсәтелеп торган котылгысызлык миңа аңлашылмый, ошамый», — дип йомгаклады әңгәмәдәш.
Талия Миңнуллина белән интервьюны sntat.ru сайтында укырга була. Видеоверсияне «Татар-информ»ның YouTube каналында карап булачак. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13:30 сәгатьтә карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз