news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина Татарстан Президентын искиткеч психолог, дип санавын әйтте

Талия Миңнуллина “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервью бирде.

Талия Миңнуллина Татарстан Президентын искиткеч психолог, дип санавын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Татарстан делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визиты яхшы узды, дип хәбәр итте Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән әңгәмәсендә.
“Татарстан Дубайда бик югары дәрәҗәдә исәпләнә”, - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан делегациясен берьюлы өч шәех кабул итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәхеткә утыручы принц Абу-Даби Мөхәммәд бен Зайд Аль Нахайян, Дубай Әмирлеге хакиме Шәех Мөхәммәд бен Рашед Аль Мактум һәм Дубай хакиме гаилә әгъзалары Шәех Әхмед бен Далмук белән Джума Аль Мактум белән очрашты, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Татарстан Президенты шулай ук Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Султаном Аль Мансури белән очрашты, ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” Х халыкара икътисади саммитында катнашуын шәхсән раслады.

Әмирлектә бары тик Татарстанга гына багышланган бизнес форум узды, анда республиканың инвестицион потенциалы презентацияләнде. Чарада Татарстан икътисады, сәнәгате турында фикер алыштылар һәм Иннополисны презентацияләделәр. Татарстан Президенты халык, шәехлар, эшмәкәрләр һәм төрле илләрнең министрлары, илчеләре белән аралашты. Рөстәм Миңнехановны искиткеч психолог дип саныйм. Аның кешеләр белән дөрес элемтәне җайга салу өчен табигый интуициясе бар. Бу - шул урында һәм вакытта барлыкка килә торган аура, дип уртаклашты Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Тулы әңгәмәне sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видео YouTub та “Татар-информ” каналында чыкты. Әңгәмәне “Татарстан 24” телевизион каналында шимбә, 14 апрельдә 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 15 апрельдә 13.30 сәгатьтә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100