news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина "Кечкенә Токио" торак комплексында бәяләр кулай булачагын әйтте

Әлеге проект Япония инвесторлары тарафыннан 2024 елда төзелеп бетәчәк.

Талия Миңнуллина "Кечкенә Токио" торак комплексында бәяләр кулай булачагын әйтте
архив

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казанда төзеләчәк “Кечкенә Токио” (“Маленький Токио”)  торак комплексында бәяләр “кулай” булачагын әйтте. Бу хакта ул Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

“Ул йортлар сыйфатлы, яхшы эшкәртелгән, яшәү өчен әзер булачак. Японнар бик сыйфатлы ясый, гарантиясе ун ел. Мондый торакның бәясе безнең халык өчен кулай булыр дип уйлыйм”, – диде ул.

Талия Миңнуллина йортларның бәяләре гади халык өчен нормаль булуын белдерде. “Йортлар (шәхси) төзү турында сүз барганда, уннарча миллион сум булыр кебек тоела. Һәр кеше дә мондый бәягә сатып ала алмас иде. Биредә бәяләр ягыннан халык өчен нормаль булыр”, - диде ул.

Талия Минуллина йортларның төгәл бәясен әйтмәде, әмма аның Казан үзәгендә ике бүлмәле фатир бәясеннән түбән булачагына басым ясады.

  • Совет районындагы 180 аз катлы йорттан торган торак комплексы “Ида Санге Рус” Япония компаниясе тарафыннан 2024 елга сафка бастырылачак. Инвестицияләр күләме якынча 1,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100