news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина: KazanSummit форумы июльгә күчерелә

Форум ислам финансларына багышланачак.

Талия Миңнуллина: KazanSummit форумы июльгә күчерелә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2021 елның язында үтәргә тиешле KazanSummit форумы киләсе елның июленә күчерелде. Бу хакта «Хәләл — яшәү рәвеше» дип аталган Бөтенроссия конференциясендә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

«KazanSummit форумы 2021 елның июль аена күчерелә. Әмма барысы да эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак», — диде ул.

Форумны ислам финансларына багышлау планлаштырыла.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, бүгенге көндә ислам икътисады үсә. Россия — хәләл индустрия үсеш алган илләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100