news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Талия Миңнуллина инвестицион эшчәнлек турындагы законга үзгәрешләрне хуплады

Татарстанда чит ил һәм Россия инвесторларының хокукларын тигезли торган закон проекты кабул иттеләр.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында республикада инвестицион үсеш турындагы законга үзгәрешләр кертү буенча закон проекты кабул ителде. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина фикеренчә, үзгәрешләр чит ил һәм Россия инвесторларының тигезлеген билгели.

«Халыкара инвесторлар җирле инвесторларга караганда өстенрәк дип әйтә алмыйбыз. Кагыйдәләр һәркем өчен дә бер төрле», — диде Талия Миңнуллина.

Ул әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итү, бигрәк тә чит ил инвестицияләре турындагы законны бетерү барлык инвесторларның да яхшы һәм тигез булуы, аларга бер үк төрле ярдәм күрсәтелүен билгели, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot