news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина: Халыкара чаралар саны буенча Татарстан илдә икенче урында тора

Эш сәфәре белән килүче гади туристка караганда ким дигәндә өч тапкырга күбрәк акча сарыф итә.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үткәрелгән халыкара чаралар саны буенча Татарстанны Санкт-Петербургтан гына калышуын белдерде.

«Чаралар үткәрү потенциалы рейтингы буенча 2019-2020 елларда Татарстан Россия регионнары арасында өченче позицияне саклый. Бездә икенче урынны алу амбицияләре бар. Бәяләүгә Мәскәү керми. Рейтинг инфраструктураны, кунакларга хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен исәпкә ала. Үткәрелгән чаралар саны буенча Татарстан Санкт-Петербургтан гына калыша», — диде Талия Миңнуллина.

Талия Миңнуллина халыкара тикшеренүләргә нигезләнеп, эш сәфәре белән килүченең гади туристка караганда ким дигәндә өч тапкырга күбрәк акча сарыф итүен әйтте. «Безнең өчен мөмкин кадәр күбрәк эшлекле чаралар уздыру мөһим. Бу булган инфраструктураны тутыру һәм бюджетны тулыландыру өчен кирәк», — диде ул.

2017 елда Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында республикага эшлекле чаралар җәлеп итү өчен Конвеншн бюро булдырылган. Ул федераль структура булып саналган Милли Конвеншн бюро составына кергән.

«Дөньяда даими рәвештә үткәрү урыны үзгәртелеп торган чаралар оештыручы якынча 11 мең профессиональ оешма бар. Алар белән эшләп, Татарстан территориясенә чаралар җәлеп итәргә мөмкин. Без бу юнәлештә актив эшлибез. 2021 елда без халыкара чаралар уздыруга 4 гариза бирдек. Тагын 12 гариза бирергә планлаштырабыз», — диде Талия Миңнуллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Спикер сүзләренчә, Татарстанны халыкара массакүләм мәгълүмат чараларында матур итеп күрсәтү мөмкинлеге булган чараларга аеруча игътибар юнәлдерелә. Ул төбәкнең танылуын инвестицияләр җәлеп итүгә турыдан-туры йогынты ясавын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100