news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина: Футболга карата битараф идем – бер күрүдә яратып өлгердем

Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе беренче тапкыр футбол матчын Конфедерацияләр Кубогы вакытында караган.

Талия Миңнуллина: Футболга карата битараф идем – бер күрүдә яратып өлгердем
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 18 июньдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Казан Арена” стадионында Португалия-Мексика матчын тамаша кылган. Бүген Германия-Чили уенына да барырга җыена. Бу хакта ул бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында җиткерде.

“Футболга карата битараф идем. Португалия-Мексика матчы мин караган беренче уен булды. Аның турында күбрәк беләсем килде. Һәм, беләсезме, әлеге спорт төрен яратып өлгердем, үзем өчен футболны ачтым”, – диде Талия Миңнуллина журналистларга.

Беренче карауда ук футболны яратып өлгерүен ул уенның мавыктыргыч булуы белән бәйләп аңлатты.

“Биредәге рух, уен мохите, тамашачыларның көч бирүе һәм футболчыларның азаккы минутка кадәр җиңү өчен көрәшүен ошаттым”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, әлеге очрашуда Талия Миңнуллина, Конфедерацияләр Кубогының бездә узуы Татарстанга инвесторларны җәлеп итәргә булышачак, моның өчен үзебезгә дә агент булырга кирәк, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100