news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина: Бүгенге вәзгыятьтә инвестиция җәлеп итә белү – ул, әлбәттә, җиңү

Узган елда иң күп инвестицияләр эшкәртү сәнәгатенә, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармакларына җәлеп ителгән.

Талия Миңнуллина: Бүгенге вәзгыятьтә инвестиция җәлеп итә белү – ул, әлбәттә, җиңү
prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге вәзгыятьтә инвестиция җәлеп итә белү – ул, әлбәттә, җиңү. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина докладын әнә шул сүзләрдән башлады. 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия утырышы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында үтте.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, 2017 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 677 млрд сумны тәшкил итәр дип фаразлана. Барлык инвестицияләрнең яртысыннан артыграгын, ягъни 59 процентын, республика предприятиеләренең шәхси чаралары били, ди ул. “Бүгенге вәзгыятьтә инвестиция җәлеп итә белү – ул, әлбәттә, җиңү. Катлаулы икътисади шартларда да Татарстан предприятиеләре инвестицион программаларны гамәлгә ашыруны дәвам иттерә”, - дип белдерде Талия Миңнуллина.

Агентлык җитәкчесе инвестицияләрнең гомуми структурасында 41 процентны җәлеп ителгән акчалар тәшкил итүен әйтте. Үсешкә дип кертелгән акчаларның 21 проценты – бюджетка кертемнәр, 79 проценты – җәлеп ителгән хосусый акчалар.

Узган елда иң күп инвестицияләр эшкәртү сәнәгатенә, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармакларына җәлеп ителгән. “Мондый структура стандарт санала. Ел саен вәзгыять охшаш була. Без мәгълүмати технологияләр секторында да инвесторлар артуын телибез. Алга таба структура үзгәрер дип ышанабыз”, - ди ул.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, Төркия эре инвестор-дәүләтләрнең берсе булып кала. Әле өч ел элек чит илләрдән кертелгән барлык акчаларның 70 процентыннан артыгы Төркия дәүләтенә туры килә иде, хәзер бу 30 процентка кадәр төшкән. “Бу геосәяси факторлар белән бәйле. Шулай да Төркия 2017 елда да инвестор илләр арасында беренче урында тора. Мин Төркия партнерларына республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде ул.

Инвестицияләр күләме буенча Бөекбритания икенче урында. Бу Британия бизнесменнарының активлыгы белән түгел, ә инвесторларның илдә үсеш алган финанс системасыннан файдалана белүләре белән бәйле, ди Талия Миңнуллина. Инвестицияләр күләмендә Германия һәм АКШ өлеше 10 проценттан артыграк. Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Япония, Казахстан һәм башка илләрдән дә инвестицияләр кертелгән.

Алга таба Талия Миңнуллина чыгышында кайбер инвестицион проектларга тукталды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100