news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Жиентаев Казахстандагы Республика Сабантуеның баш батыры булды

Тәлгать Жиентаев Казахстандагы Республика Сабантуеның баш батыры булды
Фото: tatar-congress.org

Бүген Казахстанның Петропавловск шәһәрендә үтүче Республика Сабан туе мәйданында халкыбызның традицион милли уеннары оештырылды. Төп игътибар татар көрәшенә юнәлтелгән иде. Баш батыр исеме өчен көрәштә төрле төбәкләрдән көрәшчеләр катнашты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – Сабан туе батыры билгеләнде. Казахстанның Костанай шәһәреннән көрәшче Тәлгать Жиентаев Республика Сабантуеның милли көрәш батыры булды.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе бүләге — автомобильгә лаек булды. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров батырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль ачкычын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot