Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин: Рамазан унбер ай буена җыелган гөнаһларның бөтенесен «яндыра»
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин «Туган авылым» милли-туристик комплексында оештырылган быелгы беренче ифтарда катнашты. Ул кунакларга вәгазь сөйләде.
«Төркиядә айларның солтаны дип тә әйтәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Рамазан аеннан сак була күрегез, чөнки ул Аллаһның ае», – ди. Унбер ай буена ашыйсыз-эчәсез, кинәнәсез, бу айда гына булса да саграк булып, ураза тотып үткәрергә куша. Чөнки бу ай – унбер ай буена җыелган гөнаһларның бөтенесен «яндыра». Чүпне яндырган кебек. Әле без чүпне яндырып та, шәһәрне чистартып бетерә алмыйбыз», – диде ул.
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Рамазан аен олы бәйрәм дип атады. «Бу аебызга шатлык-сөенеч белән киләбез. Чөнки тормышыбыз мул, бәрәкәтле, бигрәк тә Татарстанда, Башкортстанда, нефть тә, газ да чыга, яңгыры да, кары да ява. Бүген тынычлыгы да килде: кыямәт булмады. Ашарга пешерәсе дә, әзерлисе дә юк. Ләкин Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтенә мохтаҗ итеп яраткан безне. Аллаһы Тәгалә ачыккан кешеләрнең кадерен тану өчен Рамазан аенда ураза тотуны фарыз иткән. Ураза тотучыларга теләгем шул: Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – диде мөфти.
«Аллаһы Тәгалә: «Диңгезләрдәге дулкыннар, сахралардагы комга кадәр гөнаһларың булса да, гафу итәрмен», - дигән. Рамазан шәриф мөбәрак булсын», - дип теләкләрен әйтте Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
-
Ифтарны «Туган авылым» комплексы директоры Радик Абдрахманов һәм аның дусты Айдар Булатов оештырды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты – традицион кыйммәтләрне һәм мөселман мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Ифтар кысаларында сәламләү сүзләре һәм дини нәсыйхәтләр җиткерелде, Коръән укылды, нәшидләр яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз