news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: Изге Болгар - шөкер җыены

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Изге Болгар җирендә һәрвакыт шөкерана кылырга киңәш итте.

«Аллаһ яңадан җыенда күрешергә насыйп әйләде. Изге Болгар - шөкер җыены. «Аллаһка шөкер» дип теләгез шушында", - диде.

«1989 елда беренче тапкыр рәсми итеп җыелышкан идек. 33 елдан соң 1100 еллыкны да үткәрдек. Искиткеч үзгәрешләр. Моның гамәлгә ашуына беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы, аның изге эшләрен дәвам итүче Рөстәм Нургали улының олы хезмәтләре нинди нәтиҗәләргә китергәнен "Россия - ислам дөньясы" җыелышында да күрәбез. Бөтен ислам дөньясының 85 иленнән килгәннәр. Ислам дөньясы һәм безнең ил арасында дуслык артуга Татарстан зур өлеш кертеп тора", - дип белдерде Тәлгать хәзрәт.

Ул пәйгамбәребезнең: «Туган илеңне сөю - иманнан» дигән сүзләрен искә төшерде. «Ата-бабаларга догалар кылабыз, меңләгән кеше белән тәүбә кылдык. Пәйгамбәрбез әйтә: «Иманлы бәндәләр очрашып, кул биреп исәнләштеләр исә, көз көне корыган агачтан яфраклар коелган сыман, гөнаһлары да коелыр» ди», - дип җыенның әһәмиятен әйтте.

Мөфти дуслыкны бетерергә омтылучылар булуын, Украинадагы хәлләрне дә искәртте.

«Йөзләгән еллар буена туган булган халыклар бүген кара-каршы торырга мәҗбүр, чөнки алар артында коткы салучылар бар. Терактлар ясаганда, мөселманнар һәм христианнар арасында дошманлык салырга азапландылар. Ләкин Президентыбыз Владимир Путин да «милләтара, динара нәфрәткә орлык салырга теләделәр» дип сөйләде. Шуннан сак булырга кирәк. Бер-беребезгә каршы торсак, илнең бәрәкәте китә. Тынычлык китсә, дошманга да каршы тора алмыйбыз. Бу җыен дөнья тынычлыгына сәбәп булса иде", - дип теләде Тәлгать Таҗетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100