Тәлгат Таҗетдин: Болгарлар монголларның Россиягә һөҗүмен тоткарлап торган
«Сүбәдәй хан рус кенәзләренең, кыпчак ханнарының берләшкән гаскәрләрен җимергән һәм Киевны тар-мар иткән. Украина кенәзләре ул вакытта анда булмаган», - диде хәзрәт.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, Идел буе Болгар дәүләте халкы унөч ел дәвамында монголларның Россиягә килүен тоткарлап торган.
«Идел буе Болгары - Европада беренче мөселман дәүләте. Болгарлар 1232 елда Сүбәдәй ханның 40 меңлек гаскәрен Самарадан ерак түгел Җигүле тауларында тар-мар итеп, Россия һәм Көнчыгыш Европага һөҗүмен унөч елга тоткарлап тора. Ә украиннар моның белән мактана алмый», - диде «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.
Тәлгат Таҗетдин бу вакыйганың Калка елгасы буендагы бәрелештән соң булган дип саный. «Сүбәдәй хан рус кенәзләренең, кыпчак ханнарының берләшкән гаскәрләрен җимергән һәм Киевны тар-мар иткән. Украина кенәзләре ул вакытта анда булмаган», - диде Үзәк Диния нәзарәте рәисе.
«1235 елда Бату хан Идел буе Болгар дәүләтен яулап алырга килгәч тә, ватаныбызны йотып алганнан соң да, монголларга каршы тору тукталмаган», - диде хәзрәт.
Шуннан соң Тәлгать Таҗетдин Көнбатыш илләрен Украинадагы милләтчеләргә ярдәм күрсәтү өчен тәнкыйтьләде. «Көнбатышның бөек һәм бердәм державага мөнәсәбәте һәр йөз ел саен диярлек кабатлана», - ди ул.
Мөфти утырыштагы катнашучыларны Украинадагы махсус хәрби операциядәге «ватаныбызның ышанычлы сакчыларына» багышлап дога кылырга чакырды. «Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәүчеләргә, Луганск һәм Донец халкын нацизмнан яклаучыларга дога кылыйк», — диде Тәлгат Таҗетдин.