news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: Болгар җыенында беркайчан яңгыр яуганы юк

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Аллаһы Тәгалә кодрәте белән мөселманнарга һава торышы һәрвакыт уңай булуын билгеләп узды.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Болгар җыенында беркайчан озаклап яңгыр яумавын әйтте.

Аның сүзләренчә, бөтен ил буенча көн дә яңгыр күрсәтсә дә, дини чаралар якынлашкач, һава торышы ачылып китә. Ул Изге Болгар җыены 1989 елдан бирле үткәрелүен искәртте.

«Болгарда беркайчан яңгыр яуганы юк. Бер тапкыр гына булды: Минтимер Шәрипович сөйләп тора, Иделдән давыл килеп җитте, 3-5 минут чылатып китте», – дип искә алды «Милли тормыш һәм дин» XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

«Атналар буе яңгырлар явып, «нишлибез инде, лыч булабыз» дип борчылдык, мәчетләр, кунакханәләр дә юк, кыр-урман, җимерелгән мәчет... Килеп җиткәндә, яңгыр туктый. Бөтен җирдә бар, анда юк. Җыештырабыз – ява башлый. Бер елны ике атна яңгыр яуды, Болгарга алты чакрым калды – чип-чиста күк, кошлар сайрап тора. Бу могҗиза түгелме?» – ди мөфти.

Тәлгать хәзрәт 1996 елда кыш беткәннән бирле яңгыр яумаганын, хәзрәтләр яңгыр сорап, дога кылуларын искәртте. «Ашап-эчтек, палаткаларны сүтеп китә башладык – юлга гына чыктык, чиләкләп яуды, бозына кадәр төште», - диде. Ул бүгенге җомгадан соң, Җәмигъ мәчетенә истәлек ташы куелгач та шулай булганын искәртте. Тантаналы чара тәмамланды гына – яңгыр ява башлады.

Мөфти ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бик зур бәйрәм булуын билгеләп үтте. «Бер көн җитәр: бөтен мәчетләр мәхәлләләр балансында түгел, дәүләт балансында булыр. Ягулыгына, утына да, имамнарга, хезмәткәрләргә эш хакын да түләп, һәр җомга мәчетләрдә бәйрәм итеп кинәнә торган көннәр җитәчәк», - дип өметен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100