news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Таҗетдин җәмәгать урыннарында намаз укуга каршы булуын әйтте

Тәлгать Таҗетдин җәмәгать урыннарында намаз укуга каршы булуын әйтте
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Мөселманнарга җәмәгать урыннарында намаз укудан тыелырга кирәк, чөнки бу янәшәдәге кешеләрнең ризасызлыгына китерергә мөмкин. Мондый фикер белән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин уртаклашты.

«Намазны мәчеттә, гыйбадәт йортында яки өйдә укырга кирәк. Мунча белән зираттан башка бөтен Җир шары – Аллаһ йорты. Намазны калдырмаска кирәк, ләкин бу кешегә күрсәтер өчен эшләнергә тиеш түгел, тирә-яктагы кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк», – дип китерә РИА Новости мөфтинең сүзләрен.

Җәмәгать урыннарында намаз укучы мөселманнар моны «кешегә күрсәтер өчен эшли», димәк, мондый намаз кабул булмый, дип өстәгән Тәлгать Таҗетдин.

Ул шулай ук юлда булучыларга сәфәрләрен намаз вакытын исәпкә алып планлаштырырга киңәш иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot