news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгат Галиуллинның ун томнан торган «Әсәрләр» җыентыгы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Тәлгат Галиуллинның ун томлык «Әсәрләр» җыентыгы басылып чыкты.

Әлеге җыентыкта язучының роман, повесть, бәяннары, тәнкыйть мәкаләләре тупланган. Томлыкларның төзүчесе шагыйрә, публицист, тәнкыйтьче – Фәүзия Солтан, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте..

news_right_1
news_right_2
news_bot