news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгат Галиуллинга Татарстанның халык язучысы исеме бирелде

Тәлгат Галиуллинга Татарстанның халык язучысы исеме бирелде
Фото: Татарстан Язучылар берлегенң матбугат үзәге

Әдәбият галиме, язучы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинга Татарстанның халык язучысы исеме бирелде.

«Әдипкә дәрәҗәле исем бирелү турында Татарстан Республикасы Рәисе Указын аның юбилей кичәсендә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин игълан итте. Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлеге уңаеннан «Гомер тәлгәшләре» дип исемләнгән иҗат кичәсе Тинчурин театрында узды», дип хәбәр итә Язучылар берлеге.

Юбилярны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов котлап, «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале белән бүләкләгән. Татарстан китап нәшрияты чыгарган ун томлыкның бүләк вариантын шагыйрь Ленар Шәех тапшырган. Язучылар берлегеннән юбилярны рәис урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал тәбрикләгән.

Әдипне котларга Алабуга, Чаллы университеты вәкилләре, Нурлат, Балык Бистәсе районнарыннан якташлары килгән.

Кичәдә җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Азат Тимершәех, Резедә Шәрәфиева, Индира Илалова, «Сәйдәш» бию ансамбле чыгыш ясаган. Чараны Тинчурин театры актерлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов алып барган.

Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә, публицист Фәүзия Солтан, режиссеры – Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100