news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгат Галиуллин: Ибраһим Нуруллин Тукайны күтәрүе белән әдәбият тарихына кергән шәхес

Тәлгат Галиуллин: Ибраһим Нуруллин Тукайны күтәрүе белән әдәбият тарихына кергән шәхес
Салават Камалетдинов

Әдәбият галиме, профессор, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин Габдулла Тукай әдәби музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның Габдулла Тукайны күтәрүе белән әдәбият тарихында калган шәхес булуын әйтте.

«Беркемгә дә ялагайланмады, беркемне дә мактамады. Үзенең принципларына тугры булды. Ибраһим Нуруллин гомеренең төп өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә багышлады. Шул чор иҗатын колачлап, нәзари һәм гамәли ягын ачып салган галимнәрнең берсе», - диде ул кичәдә.

Ибраһим Нуруллин Тәлгат Галиуллинның укытучысы булган. «Укытучылар төрле була. Ибраһим Нуруллин беркайчан да лекцияләрендә әсәрнең эчтәлеген сөйләмәде, без эчтәлекне белергә тиеш, дип уйлый иде. Аның өчен иң мөһиме – әсәрнең нигезен, асылын ачу. Ибраһим абый – фронтовик, дәрестә беркайчан да үзенең авыру булганын сиздермәскә тырышты», - диде галим.

«Олы шәхесләребез бар икән, без аларны онытырга тиеш түгел. Кеше яшәгән вакытта без аны бәяләп җиткермибез икән. Ибраһим абый үзе исән вакытта аның иҗаты, шәхесе турында әйткән фикерләрне ишетмичә вафат булды. Исән чагында әйтсәң, кеше канатланып, дәртләнеп эшләгән булыр иде», - дип саный Тәлгат Галиуллин.

Ул Ибраһим Нуруллинның беркайчан да вакчыл кеше булмавын әйтте. «Аңламасаң яки соравың булса, һәрчак җавап бирә иде. Ул әдәби әсәрнең асылына кереп, аның матурлыгын ачып бирә белде. Шуңа күрә без аның дәресләренә яратып йөрдек. Ибраһим аганың Мөхәммәт Мәһдиев белән дуслыкларына соклана идек. Әдәбият мәсьәләсендә бәхәсләшсәләр дә, зурга җибәрмәделәр», - дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100