news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Талантыгыз Татарстанны көчле итә»: Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларны бүләкләде

«Талантыгыз Татарстанны көчле итә»: Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларны бүләкләде

Казан Кремлендә сәнәгать, төзелеш һәм транспорт хезмәткәрләрен, медицина, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен һ.б. өлкәләрдә эшләүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Намуслы хезмәтегез өчен һәркайсыгызга рәхмәт белдерәм. Һәркемнең үз эшчәнлек өлкәсе, үз юлы булса да, безнең барыбызны да үз эшебезгә тугрылык берләштерә», - дип мөрәҗәгать итте Песошин кунакларга.

Ул билгеләп үткәнчә, берләшү һәм уртак тырышлыкны килеп туган бурычларны хәл итүгә юнәлдерү сәләте – илнең иминлек һәм социаль-икътисади үсеш нигезе. Песошин Татарстанның социаль-икътисади үсеше халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, тотрыклы һәм инновацион үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелүен искәртте.

«Бу республикабызга илнең сизелерлек икътисади потенциалга һәм үсеш кичергән кеше капиталына ия әйдәп баручы төбәкләренең берсе булырга мөмкинлек бирә», - дип белдерде ТР Премьер-министры.

Песошин үз сүзләрен раслап билгеләп үткәнчә, быелның биш аенда республиканың эчке тулаем продукты 1,5 триллион сум тирәсе тәшкил иткән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 3,9 процентка артыграк. Бу чорда сәнәгать җитештерүе узган ел белән чагыштырганда 2,5 процентка үскән.

«Компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр, электр җиһазлары, мебель, кием-салым, транспорт чаралары, шулай ук тагылма һәм ярымтагылмалар җитештерүнең сизелерлек артуы күзәтелә», - диде ТР Премьер-министры.

Сәнәгый җитештерү күләмнәре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында – алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урынны били. Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр, 2022 ел белән чагыштырганда 10 процентка артып, 156 миллиард сумга җиткән.

«Татарстан – традицияләрнең күпкырлылыгы, халыкларның берләшүе, кунакчыллыкның уникаль үрнәге. Проектларны уңышлы гамәлгә ашыру һәм социаль-икътисади үсеш республика халкының көндәлек хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Нәкъ менә сезнең талантыгыз, хезмәт сөючән һәм нык булуыгыз Татарстанны көчле итә», - дип сүзен төгәлләде Алексей Песошин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100