Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таксистларның ОСАГО полисларын реаль вакытта тикшерергә мөмкин булачак
Россиядә реаль вакытта конкрет датага таксистларның ОСАГО полисы булуын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу «Такси» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм иминиятләштерүнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы интеграциясеннән соң мөмкин булачак. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Транспорт министрлыгында хәбәр иттеләр.
Системалар мәгълүматларны автомат рәвештә чагыштыра һәм һәр сораган вакытта полисларның чынбарлыгын тикшерә алачак.
Транспорт министрлыгында шулай ук хәзер «Такси» системасында теркәлгән барлык такси автомобильләре турындагы мәгълүматны таксомотор ташу өчен рәсмиләштерелгән ОСАГО килешүләре белән чагыштыру уздырылуын хәбәр иттеләр. Бу процесс ике атна чамасы вакыт алачак.
Яңалык намуслы машина йөртүчеләргә кагылмаячак, дип ассызыкладылар. Шул ук вакытта ике системаны интеграцияләү намуссыз таксистларның пассажирларны һәм дәүләт органнарын алдарга тырышу омтылышларын оператив рәвештә ачыкларга һәм туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз