news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән таксисты өлкән яшьтәге ханыма мошенникларга 200 мең сум акча бирергә комачаулый

Яшел Үзәндә такси йөртүчегә клиенттан шалтырату килә, ул посылка алып килүен сорый. Күрсәтелгән адреска килеп җиткәч, аның янына бер ханым килә һәм пакетны тапшыра. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Посылканы алып, таксист кабат клиент белән элемтәгә керә, ул төргәкне Казанның Гвардия урамында «абыйсына» тапшыруны сорый. Бу үтенечтән соң ул эшнең нидә булуын сизенә. Пакетны «абыйга» тапшырмый, ә полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук саклау органнары Яшел Үзәндә яшәүче 80 яшьлек хатынга ул көнне «оныгының» шалтыратуын ачыклый. Хатынга зыян күрүчеләр туганының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуы турында хәбәр итә. Соңрак сөйләшүгә үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып ир-ат кушыла. Ул 900 мең сум күләмендә акча хисабына мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим итә. Әмма хатын аның 200 мең генә акчасы булуын әйтә. Нәтиҗәдә, ир-ат ризалаша һәм акчаны шофер аша тапшыруны сорый.

Акча пакетын тапшырганнан соң гына хатын оныгы белән элемтәгә керә һәм үзенең мошенник корбаны булуын аңлый.

Хокук саклау органнары телефон аферистын тоткарлый. Ул Казанда яшәүче 20 яшьлек егет булып чыга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хокук саклау органнары аның тагын берничә шундый ук җинаятькә катнашы барлыгын ачыклый. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Кулга алынган егет мондый эстәмә эшне социаль челтәрләрдә тапканын сөйли: аңа акчаны алып, «куратор» счетына җибәрергә кирәк була. Үзенә ул суммадан 5 процентын калдыра торган була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100