news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче 82 яшьлек хатын-кыз мошенниклар курьерына 550 мең сум акча биргән

Автокалада яшәүче 82 яшьлек хатын-кыз мошенниклар курьерына 550 мең сум акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Курьерның таксист булуы ачыкланган.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 82 яшьлек әбигә берничә аферистлар тапкыр шалтыраткан. Мошенниклар аның кызы, имештер, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм проблеманы хәл итү өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип хәбәр иткән. Пенсионер аферистларга ышанган һәм аларның курьерына ярты миллион сумнан артык акча биргән. Соңрак ул кызының бернинди авариягә дә эләкмәвен ачыклаган.

Әлеге факт буенча мошенниклык турында эш кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре мошенникларның телефоннары Коми Республикасында, Краснодар һәм Красноярск крайларында, шулай ук Самара өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot