Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таксида балалар креслолары булу шартын закон белән ныгытырга тәкъдим иттеләр
Такси йөртүчеләрне автомобильдә балалар креслолары йөртергә мәҗбүр итәргә кирәк. Эконом-класста кимендә бер, ә комфорт-класста кимендә ике һәм аннан да күбрәк кресло булырга тиеш. Бу хакта демография, гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне яклау буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтте дип яза ТАСС.
Аның сүзләренчә, балаларны иминлектә йөртү һәр такси өчен мәҗбүри шарт булырга тиеш.
Рыбальченко мондый таләпләрне закон дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, балалар өчен креслолар, шул исәптән яңа туган балалар өчен дә креслолар булу нормаларын таксомотор хезмәтләрен лицензияләү кагыйдәләренә кертергә кирәк.
Хәзер бала белән бару өчен пассажирлар машинага махсус тариф буенча заказ бирергә яки балалар креслосы кирәк булуны алдан ук күрсәтергә тиеш. Юкса, автомобиль бустерсыз килергә мөмкин.
Баланы креслосыз йөрткән өчен 3 мең сум штраф гамәлдә. Ә сентябрьдә Дәүләт Думасы штраф суммасын 5 меңгә күтәрү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Бер яшькә кадәр балаларны автолюлькада, бер яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны креслога утыртып йөртәләр. Бары тик 12 яшьтән олырак һәм буйлары 150 сантиметрдан озынрак балалар креслосыз йөри ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз