Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таиландтан эвакуацияләнгән татарстанлылар белән Бангкок-Казан борты очышка әзерләнә
«Барлыгы 179 пассажир көтелә. 111 кеше Казанда кала, калганнар Уфага оча», — диде Лилия Галимова.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Таиландтан эвакуацияләнгән татарстанлылар белән Бангкок-Казан авиарейсы очышка әзерләнә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Барлыгы 179 пассажир көтелә. 111 кеше Казанда кала, калганнар Уфага оча», — диде ул.
Лилия Галимова әйтүенчә, самолет җиргә утыруга, пассажирларның температурасын үлчәячәкләр. Аннары аларны ике атналык карантинга «Ливадия» санаториена обсерваторга алып китәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз