news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таиландта туристлар утырган көймәләр давылда капланган

89 кешене коткарганнар, 50гә якын турист хәбәрсез югалган дип санала.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Кичә Таиландның Пхукет утравы янында, давыл һәм көчле җил аркасында, туристлар утырган ике көймә әйләнеп капланган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Phuket News басмасы язуынча, һәлакәткә юлыгучылар арасында Россиянең ике туристы да бар. Аларны коткарганнар.

Шторм вакытында 93 пассажир һәм 12 гид утырган «Феникс» судносы баткан. Шулай ук 39 турист сәяхәт иткән «Тай тунайт» судносы әйләнеп капланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ике судноның да пассажирлары Кытай туристлары булган. Моннан тыш, Россиянең ике гражданы утырган су мотоциклы һәлакәткә юлыккан.

89 кешене коткарганнар, аларның 48е хастаханәгә озатылган. 49 кешенең язмышы әлегә билгесез. 

news_right_1
news_right_2
news_bot