news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таиландта су басулар аркасында туроператорлар туристларның ялын үз хисабына озынайта

10 гыйнварга кадәр бу илдә Россиядән килгән якынча 8 мең турист исәпләнгән, хәзер анда әле 4 мең тирәсе россияле калган.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел ялларында Тайландка ялга киткән Россия туристларының ялы туроператорлар хисабына озынайтылачак, дип хәбәр итте Россия Туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе дип яза ТАСС. Чөнки гыйнварда Тайландның көньягында су басулар аркасында анда күп кенә туристларның ялы бозылды, аларның Россиягә кайту мөмкинлеге дә кыенлашты. 10 гыйнварга кадәр бу илдә Россиядән килгән якынча 8 мең турист исәпләнгән, хәзер анда әле 4 мең тирәсе россияле калган.

“Тайланд хакимияте вазгыятьне гадәттән тыш дип танырга теләмәсә дә, андагы хәлләр мөшкел. Туроператор кешеләр су баскан урыннардан чыга алганчы, туристларга ялга килгән отельләрдә калырга мөмкинлек бирде. Россия туристлары су басулардан башкача зыян күрмәде”, - дип белдергән Туроператорлар ассоциациясе вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100