news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Таиландта полиция юкка чыккан Россия туристын эзли
23 яшьлек хатын-кызны соңгы тапкыр 15 февральдә үк күргәннәр.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Таиландның көньяк өлешендә, Сиам култыгы Тау утравында Россия кешесе, 23 яшьлек Валентина Новоженова юкка чыккан. Әлеге мәгълүматны Россия вәкиллегенең консуллык бүлеге мөдире Владимир Соснов та раслады, дип яза ТАСС.

"Без полиция хезмәткәрләренең Россия туристын эзләве турында беләбез. Әмма әлегә нинди дә булса мәгълүматыбыз юк", – дигән дипломат.
Җирле матбугат чаралары хәбәренә ышансаң, 23 яшьлек туристны соңгы тапкыр 15 февральдә Тау утравында күргәннәр. Хак булса, ул күршедәге Самуи утравына барырга теләгән. Кунакханә номерында аның паспорты һәм телефоны табылган. Шул ук вакытта фридайвинг – сулыш алуны туктатып торып, су астында йөзү өчен кирәк-яраклары табылмавы хакында да әйтелә. Шаһитлар сүзләренчә, Новоженова фридайвинг өчен кулай урыннар белән кызыксынган. Шунысы да игътибарга лаек: телефондагы хәбәрләр аның нигезсез кинәт куркуга калу өянәге белән азаплануы турында да сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot