Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таиландта үлгән Зәй пенсионерының кызы акча җыю турындагы мәгълүматны кире кага
22 гыйнварда Таиландта җирле вакыт белән 10.30 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.
(Чаллы, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Таиландта юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Зәй пенсионерының кызы мәетләрне Россиягә алып кайту өчен акча җыю турындагы мәгълүматны кире кага.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 гыйнварда Таиландта җирле вакыт белән 10.30 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Аэропортка илтә торган юлда Пхукет утравында җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешә. «Ниссан Альмера» автомобиле рулендә - Украина гражданины һәм ике пассажир - Зәйдән килгән 67 һәм 68 яшьлек хатын-кызлар утырган була.
Аларның өчесен дә хастаханәгә озаталар. Шофер исән кала, ә хатын-кызларның гомере өзелә. Бүген Таиландның рус телендәге бер ресурсында һәлак булучыларның исемнәре дөнья күрде. Аларның икесе дә – Зәй кешеләре.
Алга таба гаммәви мәгълүмат чаралары һәлак булучыларның туганнары мәетләрне өйләренә алып кайту өчен каян 500 мең сум акча табарга икәнлеген белми дигән хәбәр тарата. Әмма бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Һәлак булган бер пенсионерның кызы «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, туганнарның берсе дә акча җыю турында игълан бирмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз