news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таиландта бишенче тапкыр Сабан туе узды

Бүген Таиландның Пхукет шәһәрендә бишенче тапкыр татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Артур Сабиров һәм Ленара Кутеева, Татарстанның атказанган артистлары Фирдус Тямаев һәм Рәзил Камалов катнашты.

Шулай ук Сабан туен Россиянең Таиландтагы илчесе Евгений Томихин, Россиянең Пхукеттагы генераль консулы Егор Иванов, Россиянең Бангкоктагы генераль консулы Илья Ильин һәм башка рәсми дәүләт оешмалары вәкилләре тамаша кылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев котлауларын җиткерде. Шулай ук Таиланд Сабан туеның төп оештыручысы Камилә Медяровага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Рәсми котлаулардан соң бәйрәм иҗат коллективлары һәм Татарстан артистларының чыгышы белән дәвам итте. Сабан туенда алты меңгә якын кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot