news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таиландта автобус белән авариядә 27 Россия туристы зыян күргән

Таиландта 37 Россия туристы белән автобус Паттайя шәһәренә илтүче трассада юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. 27 россияле зыян күргән, дип хәбәр итә Amarin News телеканалы.

Үткәрү пункты алдыннан автобус йөртүчесе идарәсен югалта, Toyota Fortuner автомобиленә бәрелә.

Егерме җиде зыян күрүче РФ гражданы Паттайя хастаханәләренең берсенә китерелгән. Ун россияле зыян күрмәгән, туристлык компаниясе аларны яшәү урынына китергән.

Автобус җитди зыян күргән, ә ул бәрелешкән Toyota Fortuner тулысынча җимерелгән.

Таиландта РФ Илчелегенең консуллык бүлегендә зыян күргән россиялеләр әлегә консуллык ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгәннәр, дип хәбәр итә ТАСС.

news_right_1
news_right_2
news_bot