news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таиландта агулы физалийлар һөҗүме аркасында пляжларны япканнар

Әлеге диңгез тереклекләренең агуы кешеләр өчен куркыныч.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Таиландта Сиринарт илкүләм парк җитәкчелеге физалийлар һөҗүме аркасында туристлар өчен популяр өч пляжны япкан, диңгездә яшәүче тереклекләрнең агуы кеше үлеменә китерергә мөмкин. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә.

Thai PBS телеканалы хәбәр иткәнчә, Найтон, Най-Янг һәм Лаян утраулары пляжларында коену тыела. Бу диңгез җанварлары тышкы кыяфәтләре белән медузаларны хәтерләтә, Португалия хәрби корабле исеме белән киң таралган. Аларның колонияләре океанда агым һәм җил белән күченә.

Элегрәк Пхукет яр буенда агулы кубомедузалар күренүе турында хәбәр ителгән иде. Пхукет Россия туристлары арасында популяр юнәлешләрнең берсе. Әмма елның бу вакытында диңгездә көчле дулкыннар күзәтелә, медузалар пәйда була.

18 сентябрьдә ике яшьлек россияле Таиландның көнчыгышында Самуи утравында кубомедуза пешерүдән соң хастаханәгә эләккән. Су коенганда бала каты пешкән һәм аңын югалткан. Ата-ананың тавышына һәлакәт урынына коткаручылар килгән, малайга беренче ярдәм күрсәткәннәр. Узган ел Самуи утравында кубомедуза пешерүдән соң Германиядән килгән 26 яшьлек турист хатын-кыз үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100