news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таиланд тышкы эшләр министры Казанда узачак БРИКС саммитына килә

Таиланд тышкы эшләр министры Марит Сангиампхонг Казандагы БРИКС саммитына килә, ул корольлек Премьер-министры Пхетхонгтхан Чинаватны тәкъдим итәчәк. Таиланд Тышкы эшләр министрлыгы матбугат секретаре Никондет Пхалангкун журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Тышкы эшләр министры Россия Президенты Владимир Путинның чакыруы буенча 24 октябрьдә Казанда БРИКС+ форматындагы саммитта Таиланд Премьер-министрын тәкъдим итә», - дип искәртте дипломат.

«Саммит Таиландка БРИКС белән үзара бәйләнешне ныгыту ниятебезне кабат расларга мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы Мәгълүмат департаменты генераль директоры.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында егермегә якын ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot