news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таиланд туристлардан янә ковидтан вакцинация турында сертификат таләп итә башлаячак

9 гыйнвардан һәм ким дигәндә бу айның ахырына кадәр Таиландка очучы пассажирлар самолетка утырганда коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату турында сертификат күрсәтергә тиеш булачак. Бу хакта Bangkok Post газетасы Таиландның Гражданнар авиациясе идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге таләп 9 гыйнварда 1.00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты буенча 8 гыйнварда 21.00 сәгатьтә) соң илгә киләчәк барлык рейсларга һәм 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла.

Вакцинация турында сертификаттан тыш, туристның соңгы алты айда коронавирус белән авыруын раслый торган белешмә, яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100